«Йомры, сары һәм кызык Смайлик» уен программасы (0+)

14 сентябрьдә Үзәк балалар модель китапханәсе Смайликның туган көненә багышланган «Йомры, сары һәм кызык Смайлик» дигән уен программасы уздырды.

вптиватиати
D8cfQ45Yyqk
ieWQGT5PgQ8 (1)
MEclNeDxFNI
-vn6Ul7AWS0
xU_Un6Idj7M
Кызлар һәм малайлар бөтен дөньяга танылган сары фигураны кем уйлап тапканын һәм ясаганын белде, шуннан соң Хис-кичерешләр иленә сәяхәткә юл тотты. Алар Моңсу һәм Куркак шәһәрләрендә булды, анда күңелле хәрәкәтчән уеннар белән моңсуланып утыручы смайликларның күңелен ачты, ә Күңелле шәһәрендә «Хисләреңне күрсәт» уенын уйнады. Төсле кәгазьдән балалар үзләренең дәреслекләре һәм яраткан китаплары өчен смайлик-китап кыстыргычлары ясарга өйрәнде. Компьютер залына килүчеләр өчен смайликларны төрле төсләргә буяу керү билеты булды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: