«Могҗизалы Пушкин әкиятләре!» уен программасы (6+)

1 нче санлы мәгълүмати-китапханә үзәге җәйге мәктәп яны лагере балалары өчен бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкинның тууына 225 ел тулуга багышланган  «Могҗизалы Пушкин әкиятләре!» дигән уен программасы уздырды. Балачактан без Пушкинның күркәм әкиятләре дөньясы белән таныш. Китапханә хезмәткәрләре булачак шагыйрьнең нинди гаиләдә тууы, аның әти-әнисе, тәрбиячесе, балачак еллары, иҗаты турында сөйләде. 

пртпаропо
20240605_095135
20240611_092225
IMG_7044
PHOTO-2024-06-05-12-32-25
PHOTO-2024-06-05-12-32-26

Алга таба балалар шагыйрьнең тылсымлы әкият сукмаклары буйлап юл тотты, анда аларны төрле сынаулар көтте. Китаплардан өзекләр укып, геройларның исемнәрен һәм әкиятләрне атадылар. «Тылсымлы сандык»тагы әйберләрнең кайсы әкияттән икәнен танып белделәр, Пушкинның кайсы әкиятләрендә «3 һәм 33» саннары очравын искә төшерделәр, билгеләнгән хәрефләрне кулланып кроссвордны тутырдылар. «Лукоморье» уены мавыктыргыч һәм кызыклы үтте – әкият имәненнән балалар биремнәр язылган яфракларны өзде. Чара азагында балалар А.С. Пушкинның экранлаштырылган әкияти әсәрләреннән өзекләрне карады. Әкиятләр буенча сәяхәт барысы өчен дә мавыктыргыч һәм файдалы булды. 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: