«Әкияти җәй» уен программасы (6+)
31
Май 2024
Җомга
31 май көнне, 17 нче санлы китапханә хезмәткәрләре мәктәп яны лагерена йөрүче балалар өчен «Әкияти җәй» дигән уен программасы уздырды. Китапханәдә балалар «Минем китап геройлары» әдәби викторинасы сорауларына җавап бирде һәм барлык биремнәрне уңышлы үтәп чыкты. Аннан соң яшь китап сөючеләр урамга чыкты һәм йорт каршындагы мәйданчыкта спорт уеннарында һәм хәрәкәтчән эстафеталарда катнашты. «Яхшы кәеф», «Музыкаль викторина», «Күңелле йөгерешләр» кебек бәйгеләр үткәрелде. Чара бик күңелле һәм бай булды, ә алып баручы укучыларга җәй көне дә китапханәне онытмауларын, җәйне каникуллар күңелле, кызыклы һәм файдалы узсын өчен, китаплар укуларын теләде. |