«Гаҗәеп әкиятләр!»: уен программасы (6+)

6 июнь көнне шәһәр Үзәк китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге мәктәп яны лагере балалары өчен «Гаҗәеп әкиятләр!» дигән уен программасы уздырды. Чара бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкинның туган көненә багышланды. 

Программаның төп кунагы Укымышлы Мәче булды. Командаларга бүленеп, балалар уен формасында үзара ярышты. Һәр уенчы бәйге, викториналарда актив катнашты, А.С. Пушкин әкиятләрен яхшы белүләрен күрсәтте. Балалар сорауларга җавап биреп кенә калмады, ә «Тылсымлы эшләпә» дигән хәрәкәтчән күңелле уен уйнап, күтәренке кәеф һәм энергия алды. 

Очрашуның йомгаклау өлешендә экспромт-театр оештырылды, анда теләге булган һәркем Пушкин әкиятендәге танылган персонаж роленә кереп карый алды. Алтын балык, карт, Дадон патша, Шамахан патшабикәсе һәм башка геройлар  кызык тамаша күрсәтте. 

Чара А.С. Пушкинның «Сказка о золотом Петушке» әкияте буенча мультфильм карау белән тәмамланды. Балалар китапханәдән яхшы кәеф һәм А.С.Пушкин китаплары алып кайтып китте. 

Поделиться: