«Киләчәккә адымнар: 4 нчедән 5 нчегә» уен программасы (6+)

Башлангыч мәктәптә чыгарылыш — ул балачак белән хушлашу бәйрәме һәм өлкәннәр тормышына беренче адым. Әлег вакыйга уңаеннан 20 май көнне 17 нче санлы китапханә 4 нче сыйныф укучылары өчен уен программасы оештырды. Балалар В. Катаевның «Цветик-семицветик» әкияте герое Женяга Убырлы Карчык урлаган тылсымлы чәчәген кире кайтарырга ярдәм итте. 

” class=”‘limit=’55’ link=’image’ width=’460′ height=’360′ responsive=’no’ title=’no’ pages=’no’ autoplay=’6000′ speed=’700′]

Моның өчен катнашучылар күптөрле биремнәр үтәде: кирегә әйләнгән сүзләрнең шифрларын ачты, әйберләре буенча әдәби геройларны таныды, блиц-сораштыруга җавап бирде, шигырьләр сөйләде һәм башка бәйгеләрдә тапкырлыкларын күрсәтте.
Барлык сынаулар уңышлы үтелде, һәм тылсымлы чәчәк Женяга кире кайтты. Программа азагында Убырлы Карчык балалар өчен киләчәктә аларны нәрсә көтүе турында шаян фал ачу үткәрде. Чара күңелле һәм дустанә рухта узды, иҗади күнекмәләрне, бердәмлекне һәм әдәбиятка карата кызыксынуны үстерүдә булышты. 

Поделиться: