«Төрле төстәге учлар» уен программасы (6+)
15 ноябрь көнне 17 нче китапханәдә Толерантлык көненә багышланган «Төрле төстәге учлар» исемле уен программасы узды. Укучылар игелеклелек, мәхәббәт һәм шәфкать турында гыйбрәтле хикәя тыңладылар һәм чараның темасын үзләре дә билгели алдылар. Дөньяның төрле телләрендә «толерантлык» сүзен ишетеп, бу төшенчәнең бүгенге кеше тормышында мөһимлеге турында үз фикерләрен әйттеләр. Укучыларга төрле төсләрдә кеше кулы модельләре тәкъдим ителде, анда әлеге тема буенча сорауларга җаваплар яздылар. Шулай ук алар игелеклелек һәм шәфкать турында шигырь тыңладылар, аннары үзләре кылган игелекле эшләр турында сөйләделәр, «Яхшы яки начар»уенында уйнадылар. Аннан соң балалар «Җиде таҗлы чәчәк» конкурсында актив катнаштылар, анда толерант шәхескә хас сыйфат күрсәтелгән таҗларны гына сайлап алдылар һәм аларны чәчәккә ябыштырдылар. Шуннан соң балаларга китап күргәзмәсе тәкъдим ителде, анда балалар бу әсәрләрнең геройларыннан кем толерант сыйфатларга ия, дип фикер алыштылар. Чара ахырында укучылар презентация карадылар һәм якыннарын сакларга кирәклеге турында нәтиҗә ясадылар. |