«Бер, ике, өч, дүрт, биш – җәен ямансуларга вакыт юк»: уен программасы (0+)

Җәй – иң ямьле вакыт. Уеннар һәм күңел ачулар чоры. Балаларны яклау көнендә, «Дустыңа яхшы сүз» Республика акциясе кысаларында, ЗЯБ бистәсендәге скверда 8 нче санлы балалар китапханәсе балалар һәм аларның әти-әниләре өчен «Бер, ике, өч, дүрт, биш – җәен ямансуларга вакыт юк» дигән уен программасы оештырды.

Балаларны күңелле уеннар, бәйгеләр һәм эрудицияне сынаучы биремнәр көтте: алар актив рәвештә «Китап аланы» викторинасы сорауларына җавап бирде, табышмаклар чиште, «Шигарьләр» бәйгесендә катнашты һәм сквердагы зур әкият персонажлары сыннары белән танышты. 
Чара кунаклары хәрәкәтчән уеннар уйнады. Балалар җәй буена җитәрлек уңай тәэсирләр һәм яхшы бәйрәм кәефе туплап кайтып китте.  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: