«Драматургия дөньясына сәяхәт» уен программасы (6+)

17 нче санлы китапханәдә «Драматургия дөньясына сәяхәт» исемле уен программасы узды. 22 март көнне үткән әлеге чарада уртанчы сыйныф укучылары катнашты.

Конкурс Мастера слова
Викторина Весь мир – театр
Инсценировка сказки Репка
Пальчиковый театр
Конкурс Костюмер
Конкурс Пантомима

Театр – иң яхшы тормыш мәктәбе һәм фикер йөртергә, уйланырга мәҗбүр итүче дөнья һәм сәнгать турындагы мәгълүматны күрсәтү чыганагы. Нәкъ менә танып белү һәм тәрбияви эш башкаруы сәбәпле, әлеге гаҗәеп сәнгать төренә үсеп килүче буынны тарту мөһим. Чара театрның барлыкка килү тарихы турындагы мәгълүматлар белән башланып китте. Борынгы Грециядәге һәм Рус дәүләтендәге театр башлангычларына тарихи экскурс ясалды. Балалар китапханәченең чыгышын бик кызыксынып тыңлады. Шуннан соң укучылар, командаларга бүленеп, «Ива-кактус», «Пантомима», «Костюмер», «Сүз остасы», «Дикторлар бәйгесе», «Сәхнә пластикасы» һәм башка уеннарда катнашты. Шулай ук балалар бик теләп «Шалкан» әкиятен сәхнәләштерде, үзләрен актерлар роленә куеп карады. «Иң уңган» бәйгесендә укучылар биеде һәм җырлады. Балалар әлеге чарадан бик канәгать калды һәм күтәренке кәеф белән кайтып китте.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: