«Балачакның көлү авазлары яңгырап торсын» уен программасы (0+)

1 июнь – Балаларны яклау көнендә 15 нче санлы китапханә «Балачакның көлү авазлары яңгырап торсын» дигән уен программасы уздырды.
Яшь укучылар китапханә белән бергә Балаларны яклау көнен бик файдалы, актив һәм күңелле итеп бәйрәм итте. Чара барышында күңелле көйләр астында малайлар һәм кызлар хәрәкәтчән уеннарда һәм эстафеталарда катнашты, кызыклы табышмаклар һәм әкияти викториналар чиште. Балалар уңышлы гына барлык китапханә сынауларын үтте һәм сабын куыклары шоуы астында күңелле дуслык паровозы оештырды. Чара  «Мин җәйне ясыйм» дигән асфальтта рәсемнәр бәйгесе белән тәмамланды.

1000001238
1000001268
1000001305

Чара барлык катнашучыларга бик күп уңай хисләр бүләк итте һәм онытылмас кичерешләр калдырды. Кызлар һәм малайлар вакытларын күңелле һәм файдалы итеп саф һавада китапханәчеләр һәм китаплар янәшәсендә уздырды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: