«Убырлы Карчык һәм Кикимораның китапханәдәге шаярулары» уен программасы (0+)

25 март көнне, Балалар китабы атналыгы кысаларында, шәһәр үзәк китапханәсе хезмәткәрләре кече мәктәп яшендәге балалар өчен «Убырлы Карчык һәм Кикимораның китапханәдәге шаярулары» дигән уен программасы уздырды.

971168e9-9880-4551-ab7c-18741ebaf37f
72006930-17ac-45a4-910b-2655dd2564a6
bb068769-7a0d-4041-8521-1db9fe5ad334
ed2d50c5-417b-45f2-a656-173c27154359

Китапханәче патшабикә Китап кыяфәтендә балаларны сәламләде һәм алар белән бергә әкият иленә юл тотты, анда Кикимора һәм Убырлы карчык укучылар өчен «Тылсымлы капчык», «Эмодзи буенча әкият һәм мәкальләрне таны», «Күңелле туп» бәйгеләре уздырды, табышмаклар чиштеләр, һәм уйнадылар. Балалар бик күп уңай хис-кичерешләр алды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: