«Бәйрәмнең беренче хәбәрчесе: яңа ел открыткасы тарихы» уен программасы

Бүген шәһәр үзәк китапханәсендә балаларны Кар Кызы каршы алды. Һәм ул И«Бәйрәмнең беренче хәбәрчесе: яңа ел открыткасы тарихы» уен программасында катнашырга тәкъдим итте. Кар Кызы укучыларга барлык открыткаларга прототип булган беренче яңа ел открыткасының кайсы илдә барлыкка килүе, төрле илләрдә нинди открыткалар булуы, аның Россиягә ничек килүе турында сөйләде.  

IMG_3041
IMG_3050
IMG_3054 — копия
IMG_3061
IMG_3064
IMG_3073

Балалар бик теләп төрлле еллардагы Россия яңа ел открыткалары репликалары һәм совет чорындагы оригиналлар белән танышты. Чара азагында һәркем якыннары өчен үз открыткасын ясады.  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: