«Ял итәргә вакыт җитте» уен программасы (6+)
Каникуллар вакыты – иң күркәм чор. Барлык балалар да каникулларны ярата, һәм мәктәпкә барасы, дәрес хәзерлисе һәм дәрескә ашыгасы булмаган өчен түгел, ә әйләнә-тирәдәге бар нәрсәдән рәхәтлек алырга мөмкин булуы өчен. 3 июль көнне 16 нчы санлы китапханә хезмәткәрләре «Ял итәргә вакыт җитте» дигән уен программасы белән мультфильм күрсәтүгә кушылды. Программа башында балалар җәй турында табышмаклар чиште, табигать күренешләре турында катлаулы сорауларга җавап бирде, «алтын балыклар» тотты һәм һәр балыкта күрсәтелгән биремнәрне үтәде, пазллар җыйды. Шуннан соң кызлар һәм малайлар, ике командага бүленеп, спорт эстафеталарында катнашты. Эстафеталар күңелле һәм кызык узды, балалар тапкырлыкларын һәм җитезлекләрен күрсәтте. Шулай ук теләге булганнар өчен Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне симаолв булган ромашка ясау буенча мастер-класс үтте. Уен программасы барышында бик күп шатлык, көлү һәм күңел ачу авазлары ишетелеп торды. һәркем яхшы кәеф алып кайтып китте. |