«Шәп ял итәрбез!» уен программасы (6+)

28 майда 13 нче санлы китапханә хезмәткәрләре мәктәп яны лагерена йөрүче балалар өчен «Холодное сердце» мультфильмы герое Олаф катнашында уен программасы  оештырды. Олаф, кызык кар бабай, уеннар һәм маҗаралар ярата. Балалар  «Олафатан кар» уенында Олаф белән төз атуда ярышты, фантлы уйнады, аның барышында кызык һәм шаян,  интеллектуаль һәм иҗади биремнәр башкарды, шулай ук «Олафның дустын җый», «Олафны нәрсә кочаклый?», «Кутерьма», Олаф белән биюләр һ.б. уеннар уйнады. Кызыклы булды! Күңелле булды!

13ф отдохнем клево 2
13ф отдохнем клево 4
13ф отдохнем клево 5фото
13ф Отдохнем клево1
13ф. 28.05.25 Отдохнем клево
13ф. Отдохнем клево 7
13ф. Отдохнем клево 8

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: