«Көз! Каникуллар! Китапханә!» уен программасы (6+)

30 октябрьдә 5 нче санлы китапханәдә мәктәп яны лагеренда ял итүче балалар өчен «Көз! Каникуллар! Китапханә!» дигән уен программасы узды.

IMG_20251030_115238_263
IMG-20251030-WA0011
IMG-20251030-WA0024
Алып баручы көзге каникулларны ничек шәп итеп уздырырга, сәламәтлек өчен файдалы итеп ял итәргә, иҗат белән шөгыльләнергә һәм бик күп кызыклы мәгьлүматлар алырга мөмкин булуы сөйләде. Төп кагыйдә – үз куркынычсызлыгыңны кайгыртырга, өлкәннәр сүзенә колак салырга. Шулай булганда гына әлеге вакыт онытылмас һәм куанычлар белән тулы булыр. Программада катнашучылар бәйгедә катнашты, анда укылган китапларыннан һәм мәктәп программасыннан көз темасына танылган шагыйрьләрнең шигырьләрен искә төшерде. Иң актив катнашучылар көз бүләкләрен таныды һәм көзге агачның кызыл һәм сары яфракларын җыйды. Китапханә хезмәткәрләре балаларны көзге каникулларның шатлыклы мизгелләрен китапханәдә уздырырга чакырды, чөнки китаплап уку аларга белемлерәк һәм зирәгрәк булырга ярдәм итә. Уен программасы балалар язучылары әсәрләре буенча викторина һәм «Иллюстрацияләр буенча китапны таны» бәйгесе белән тәмамланды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: