«Кызгылт-сары кәеф» уен программасы (0+)
29
Июль 2021
Пәнҗешәмбе
28 июльдә 12 нче санлы татар китапханәсе хезмәткәрләре Г.Тукай скверында «Кызгылт-сары кәеф» дип аталган уен программасы үткәрде. Балалар бик теләп мәйданчыкка килде һәм төрле уен, танып белү һәм күңел ачу программаларында актив катнашты. Алар төрле әдәби биремнәр үтте: ребуслар һәм башваткычлар чиште, әдәби персонажларны таныды. «Сихер кемгә әверелдергән?», «Әкият геройлары» викториналары сорауларына җавап бирде; «Сүзне әйтеп бетер» уенында рифманы тапты; «Ватык телефон», «Җавапның рәсемен яса» кебек уеннар уйнады. Чарага «Китаплы җәй» дигән китап күргәзмәсе әзерләнгән иде. Чарада балалар бик күп уңай тәэсирләр, кичерешләр, күтәренке кәеф алды. |