«Балачакның якты буяулары» уен программасы (6+)
3 июнь кенне, Балаларны яклау көне кысаларында, 18/38 йорты каршындагы мәйданчыкта 23 нче санлы китапханә хезмәткәрләре «Балачакның якты буяулары» дигән уен программасы оештырды. Балалар хәрәкәтчән уеннарда, «Әкиятләр, могҗизалар һәм тылсым дөньясында» әдәби викторинасында, «Бүләкне кисеп ал», «Үз исемеңне ата», «Елмаюны башкага тапшыр», «Ябышкаклар» уеннарында, обруч һәм туп белән күңелле бәйгеләрдә катнашты, шигырьләр укыды, җырлар җырлады. Барысының да яраткан асфальтта рәсем ясау бәйгесе дә читтә калмады. Балалар үз хыял-фантазияләрен, чәчәкләр, кояш рәсемнәре ясады. Чара азагында бәйрәм хөрмәтенә һәр бала «Уют» җирле иҗтимагый үзидарәсе вәкилләреннән истәлекле бүләкләр һәм күчтәнәчләр влды. Балаларга да, ата-аналарга да күңелле булды. Барлык катнашучылар күтәренке кәеф белән кайтып китте! |