«Безнең күңелле Сабантуй» уен программасы (6+)

11 июньдә Үзәк балалар модель китапханәсе «Безнең күңелле Сабантуй» дигән уен программасы уздырды.

априапр
IMG_20250611_094731
IMG-20250611-WA0009
IMG-20250611-WA0012
IMG20250611093554
IMG20250611112728

Балаларны күңелле Сабантуйны бергәләп үткәрү өчен яраткан халык әкиятләре геройлары зирәк Су Анасы, шук Шүрәле һәм шаян Былтыр каршы алды.
Борынгы милли тантананың тарихы һәм гореф-гадәтләре белән танышу мавыктыргыч маҗараларның башы гына булды. Катнашучыларны шатлык һәм азарт белән тулы кызыклы бәйгеләр көтте: «Аркан тартышу», «Капчык киеп йөгерү», «Кашыкка йомырка куеп йөгерү», «Чабышлар» һәм «Чүмәкне ват».
Барысы да, гадел һәм лаеклы җиңүгә ирешергә омтылып, бер-берләренә ярдәм итеп һәм иптәшләренең һәр уңышларына сөенеп, бәйрәмдә активлык күрсәтте. 

#летовТатарстане

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: