«Без – табигать дуслары!» уен программасы (6+)

12 нче санлы китапханә хезмәткәрләре тарафыннан кече мәктәп яшендәге балалар өчен экологик юнәлештәге уен программасы оештырылды. Чара берничә этаптан торган интерактив дәрес формасында үткәрелде. Беренче этап балаларның табигать байлыклары, әйләнә-тирә мохитне саклау һәм Татарстанның сирәк очрый торган үсемлек төрләре һәм хайваннары турында белемнәрен колачлаган викторинаны үз эченә алды. Киләсе этапылар республиканың флора һәм фаунасының күптөрлелегенә багышланган табышмаклар чишүне һәм тематик кроссвордларны тутыруны күздә тотты.  

Мы- друзья природы 1
Мы-друзья природы 2
Мы-друзья природы 3
Мы-друзья природы 4

Уен бик кызыклы барды, укучыларга туган яклары турында күзаллауларын киңәйтергә һәм табигатьне саклау мәсьәләләренә игътибарны җәлеп итәргә мөмкинлек бирде. Китапханәчеләр катнашучыларның зур кызыксыну, инициатива күрсәтүләрен һәм яңа мәгълүматлар алырга омтылуларын билгеләп үтте. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: