«Әдәби Сабантуй» уен программасы (6+)
9
Июнь 2021
Чәршәмбе
8 һәм 9 июньнәрдә 23 нче санлы китапханәдә мәктәп яны лагере балалары өчен «Әдәби Сабантуй» уен программасы узды. Балалар «Җитезләр» һәм «Елгырлар» командаларында уен һәм бәйгеләрдә катнашты. «Шигъри көрәш» уенында укучылар балалар шигырьләрен белүдә ярышты, ә «Мәкальләр капчыгы белән сугышу» бәйгесендә китап һәм уку турында мәкальләрне җыйдылар. «Әдәби викторина» балалар әсәрләре буенча белемнәрен сынады, әкиятләрдәге төп геройлардан «Әкияти багана» «үсеп чыкты», «Табышмаклар чүлмәген ват» туган якны өйрәнү белегчләрен ачыклады. |