«Әдәби батл» уен программасы (6+)

26 октябрь көнне 23 нче санлы китапханәдә мәктәп яны лагерена йөрүче балалар өчен «Әдәби батл» дигән уен программасы уздырылды.
Чарага очраклы гына килеп эләккән Амонг Аслар балаларның белемнәрен, зиһеннәрен һәм укымышлылыкларын тикшереп карарга булды. Ике командага бүленеп, компьютер геройлары белән бергә яшь уенчылар өч станцияне үтте.

кпфып
23ф. Игровая программа «Литературный батл» (2)
23ф. Игровая программа «Литературный батл»
23ф. Игровая программа «Литературный батл» (3)
23ф. Игровая программа «Литературный батл» (5)
23ф. Игровая программа «Литературный батл» (6)
23ф. Игровая программа «Литературный батл» (8)
23ф. Игровая программа «Литературный батл» (9)
23ф. Игровая программа «Литературный батл» (10)
23ф. Игровая программа «Литературный батл» …
23ф. Игровая программа «Литературный батл» ..

«Әдәби» станциясендә балалар шифрланган сүзне чиште, анда аларга күп кенә китапларны ачып карарга туры килде. Укучылар биремнәрне бик яхшы башкарып чыкты. 
«Спорт» станциясендә «Спорт әкиятләре» викторинасы һәм «Кечкенә кешеләрне ашат», «Төз атучы» уеннары үткәрелде.
«Музыкаль» станциясендә катнашучылар «Музыкаль әкиятләр геройлары» интерактив викторинасы сорауларына җавап бирде, караоке җырлады һәм дәртле дискотека уздырды.
Амонг Аслар балаларның компьютер уеннары гына уйнап утырмавына, китаплар да укуларына, музыка һәм спорт белән шөгыльләнүләренә инанды. 
Уен дустанә рухта, күңелле һәм кызыклы үтте. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: