«Фиксиклар белән җәй» уен программасы (0+)

16 июльдә 15 нче санлы китапханә 43 комплекста мультфильм күрсәтүгә кушылды һәм балалар өчен «Фиксиклар белән җәй» дигән уен программасы уздырды.

фиксик
IMG_20250716_174547
IMG_20250716_180835
IMG_20250716_182119
IMG_20250716_185409
IMG_20250716_185840
IMG_20250716_190226

Балаларга кунакка танылган мультфильм герое – Нолик килде. Башта ул кызларны һәм малайларны күңелле физик күнегүләр ясарга чакырды. Шуннан соң аларны «Гади арифметика», «Фиксик, тора кат!», «Зарядкасы беткән телефон», «Кораллар», «Булышчы-букчаны җый» һ.б танып белү викториналары, мавыктыргыч бәйгеләр һәм хәрәкәтчән уеннар көтте. Уен программасы «Булышчы» биюе белән тәмамланды. 

Чара төрле яшьтәге балаларны җыйды, алар бик шатланып китапханә маҗаралары һәм күңел ачулары дөньясына кереп чумды. Нолик балаларга һәрвакыт шулай дус һәм бердәм булып калуларын теләде. Очрашуда катнашучылар бик күп уңай хис-кичерешләр һәм яхшы кәеф алды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: