«Фиксиклар белән җәй» уен программасы (0+)

24 июньдә җәйге каникуллар вакытында 15 нче санлы китапханә 40 нчы комплексның җирле иҗтимагый үзидарәсе белән берлектә балалар өчен «Фиксиклар белән җәй» дигән уен программасы уздырды.
Балаларга кунакка танылган мультфильм герое – Нолик килде. Ул башта малайларны һәм кызларны күңелле разминкага чакырды. Аннан соң аларны «Гади арифметика», «Фиксик, туктап кал!», «Сүнгән телефон», «Кораллар», «Ярдәмче букчаны җый» һ.б. танып белү викториналары, мавыктыргыч бәйгеләр һәм хәрәкәтчән уеннар көтте. Уен программасы «Ярдәмче» дигән бию белән тәмамланды.

IMG-20250624-WA0032
IMG-20250624-WA0050
IMG-20250624-WA0117
IMG-20250624-WA0125
IMG_20250624_150058

Чара төрле яшьтәге балаларны җыйды, алар бик шатланып маҗаралар һәм күңел ачулар дөньясына кереп чумды Нолик балаларга һәрвакыт шундый ук тату һәм бердәм булып калуларын теләде. Очрашуда катнашучылар бик күп уңай хис-кичерешләр һәм яхшы кәеф алды.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: