«Фиксиклар белән бергә җәй» уен программасы (0+)

2 июль көнне 15 нче санлы китапханә 44/11 йорты мәйданчыгында балалар өчен мультфильм күрсәтүгә кушылды һәм «Фиксиклар белән бергә җәй» дигән уен программасы уздырды. 
Балалар янына кунакка танылган мультфильм геройлары – Симка һәм Нолик килде.

рмиримлор
1719941014667
1719941014690
1719941014655
1719941014803
1719941014850

Башта алар кызларны һәм малайларны күңелле күнегүләр ясарга чакырды. Шуннан соң балаларны танып белү викториналары, «Гади арифметика», «Фиксик, туктап кал!», «Ярдәмче букчаны җый» һ.б. мавыктыргыч уеннар һәм бәйгеләр көтте. Уен программасы  «Ярдәмче» биюе белән тәмамланды.

Фиксиклар балаларга һәрвакыт шундый дус һәм бердәм булуларын теләп калды. Барлык катнашучылар да бик күп уңай тәэсирләр һәм күтәренке кәеф алды. 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: