«Федора ничек итеп кунакларны каршы алды» уен программасы (6+)

8 июньдә мәктәп яны лагере балалары өчен Үзәк балалар модель китапханәсендә чын әкияти маҗара — «Федора ничек итеп кунакларны каршы алды» дигән уен программасы оештырылды.
Бәйрәм кызыксындырудан башланды: яшь кунаклар Корней Чуковскийның «Федорино горе» дигән танылган әкияте герое Федораның туган көненә чакыру алды. Шулай да, бәйрәмгә килеп, балалар бик гаҗәпләнеп геройның төшенкелеккә бирелгәнлеген күрде. Аның өендә тәртипсезлек хакимлек итә, савыт-саба һәм бар әйберләр качышып беткән, ә кунаклар килүгә бер әйбер дә әзерләнмәгән. 
Балалар, югалып калмыйча, зур энтузиазм һәм ихластан ярдәм итү теләге белән эшкә кушылды.

IMG_20260608_100029
IMG_20260608_101116
IMG_20260608_143014
IMG_20260608_143908_130
IMG20260608115036

Уен программасында бер-бер артлык мавыктыргыч һәм файдалы сынаулар тезелеп китте. Балалар Федорага тәртип ясарга булышты, алар тату рәвештә өелеп торган киемнәрне урыннарына урнаштырды, ризыкларны аерды һәм кухня җиһазларын урыннарына куйды. Тизхрәк тәртип ясар өчен, катнашучылар командаларга бүленде һәм тизлектә һәм җитезлектә төрле бәйгеләрдә ярышты. 
Өй чисталык һәм тәртиптән балкыгач, иң төп нәрсә – күңелле бәйрәмгә вакыт җитте. Арыган, әмма үз эшләреннән канәгать балалар күңеле күтәрелгән Федора белән бергә дәртле биюләр оештырды. Атмосфера көлү һәм шатлык авазары белән тулды, кунаклар туган көн котлауларын җиткерде.
Чара балаларга бик күп уңай хисләр бүләк итеп кенә калмады, ә аңлаешлы уен формасында аларга чисталык, тәртип һәм көнкүреш тормышта үзара ярдәмнең әһәмияте турында искә төшерде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: