Халыкара анимация көненә «Мульти-пульти маҗаралар» дигән уен программасы (0+)

Халыкара анимация көненә 28 октябрьдә 23 нче санлы китапханә башлангыч сыйныф укучылары өчен «Мульти-пульти маҗаралар» дигән уен программасы уздырды.
Чара башында китапханәче яшь укучыларга анимация серләре турында сөйләде: әлеге сәнгать төре ничек барлыкка килгән һәм үсеш алган, беренче техник җайланмалар, мультфильмнарны нинди техникаларда төшерәләр, һәм фотоаппарат, пластилин һәм үз фантазияң ярдәме белән өй шартларында ничек итеп үз мультфильмыңны төшерергә мөмкин.  

2. 23ф. Игровая программа к Международному Дню анимации «Мульти-пульти приключения» (0 )
3. 23ф. Игровая программа к Международному Дню анимации «Мульти-пульти приключения» (0 )
1. 23ф. Игровая программа к Международному Дню анимации «Мульти-пульти приключения» (0 )

Аннан соң балалар станцияләр буйлап мавыктыргыч сәяхәткә юл тотты, аларның һәрберсендә кызыклы биремнәр көтте. «Музыкаль калейдоскоп»та укучылар мультфильмнардагы җырлардан өзекләрне тыңлады һәм  аның исемен һәм башкарган геройны танып белергә кирәк булды. «Пазлны җый» биремендә балаларга  персонаж рәсеме белән картинаны җыярга һәм аның нинди мультфильмнан булуын атарга тәкъдим ителде. «Тасвирлаган буенча геройны таны» биремендә алып баручы персонажга хас сыйфатларны укыды, ә балалар аны танырга тырышгы.
«Әйткән буенча мультфильмны таны» биремендә мультфильмнан әйтелгән цитата буенча аның исемен ачыкларга кирәк булды. 
Чара катнашучыларга бик күп матур хис-кичерешләр, яхшы кәеф һәм көн буена җитәрлек энергия бүләк итте. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: