«Алтын чор уеннары һәм күңел ачулары» уен программасы (6+)

29 октябрьдә 6 нчы санлы китапханәдә көзгә багышланган уен программасы узды. Балалар урман белгече, урманда яшәүче зирәк һәм акыллы Керпе; салкынча һәм саф һава алып килүче гүзәл ханым Суыкбикә; бар яңалыкларга әзер актив һәм кызыксынучан куян баласы Крош; көзге чорның төп герое чибәркәй Көз белән танышты. 

2025-10-24-15-50-34-524
IMG_20251024_120914_991
IMG_20251024_121313_729
WhatsApp Image 2025-10-24 at 16.00.33
2025-10-24-15-53-57-215

Крош һәм Керпе җитәкчелеге астында балалар җитезлекне, игътибарлылыкны һәм иҗади сәләтләрне үстерүгә юнәлдерелгән бәйге һәм уеннарда катнашты, табышмаклар чиште, җырлады, агачлар белән вальc әйләнде, кишер һәм гөмбә уңышы җыйды, күлләвекләрне сикереп узды, борщ пешерде. Каникуллар менә шулай күңелле башланып китте! Балалар күчтәнәч конфетлар алды һәм яраткан геройлары белән саубуллашты.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: