«Шәп җәй» балалар өчен уен программасы (6+)

Җәй барыбыз өчен дә үзенең кояшлы ишекләрен ача. Барлык балалар да аны ярата, чөнки ул елның иң матур һәм күңелле вакыты. 
25 июньдә 10 нчы санлы китапханә мәктәп яны лагерена йөрүче балаларны җәйгә мавыктыргыч сәяхәткә юл тотарга чакырды, алар анда «Табышмаклар», «Мәкальләр», «Әкиятләр», «Пазллар» һәм «Уеннар» станцияләрендә була алды.

10ф. Игровая программа для детей «Улетное лето». Станция «Игротека»
10ф. Игровая программа для детей «Улетное лето». Станция «Пазломания»
10ф. Игровая программа для детей «Улетное лето». Станция «Пословицыно»
10ф. Игровая программа для детей «Улетное лето». Станция «Сказкино»
10ф. Игровая программа для детей «Улетное лето»

Сәяхәт барышында балалар табышмаклар чиште, сүзлә төзеде, мәкальләрне һәм әкиятләрне искә төшерде. Алар зур кызыксыну белән «Уеннар» станциясендә җитезлектә һәм зирәклектә ярышты.
Күңелле бәйгеләр, табышмаклар һәм уеннар белән тулы бер сәгатьлек программа бер баланы да битараф калдырмады. 
Барлык катнашучылар дәрт-дәрман һәм яхшы кәеф белән бергә кечкенә генә татлы призлар да алды!

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: