«Балачак – әкиятләр иле» уен программасы (6+)

16 июльдә җәйге каникуллар вакытында 15 нче санлы китапханә 41 нче комплекс җирле иҗтимагый үзидарәсе рәисе белән берлектә балалар өчен «Балачак – әкиятләр иле» дигән уен программасы уздырды.
Яшь укучылар китапханә шамакае Дускай белән вакытларын бик актив, күңелле һәм файдалы итеп уздырды. Чара барышында күңелле кө астында малайлар һәм кызлар хәрәкәтчән уеннарла һәм эстафеталарда катнашты, кызыклы табышмаклар һәм әкияти викториналарны чиште. Балалар барлык китапханә сынауларын уңышлы җиңеп чыкты һәм сабын күбекләре шоуы астында күңелле дуслык паровозы оештырды. Чара «Мин җәйне ясыйм» дигән асфальтта рәсем бәйгесе белән тәмамланды.

IMG_20260716_165533
IMG_20260716_171031
IMG_20260716_171640
IMG_20260716_173835
IMG_20260716_174201

Чара барлык катнашучыларга күп уңай хисләр һәм яхшы кәеф бүләк итте. Кызлар һәм малайлар саф һавада китапханәчеләр һәм китаплар арасында вакытларын күңелле һәм файдалы итеп үткәрде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: