«Балачак – әкият иле» уен программасы (0+)

2 июньдә җәйге каникуллар вакытында 15 нче санлы китапханә Балаларны яклау көненә «Балачак – әкият иле» дигән уен программасы үткәрде.

3333
IMG_20250602_155049
IMG_20250602_155847
IMG_20250602_160357
IMG_20250602_161543
IMG_20250602_163251
IMG-20250602-WA0023
IMG-20250602-WA0037
IMG-20250602-WA0038

Яшь укучылар китапханә белән берлектә Балаларны яклау көнен бик файдалы, актив һәм күңелле итеп бәйрәм итте. Чара барышында күңелле көйләр астында малайлар һәм кызлар хәрәкәтчән уеннарда һәм эстафеталарда катнашты, кызыклы табышмакларны һәм әкият викториналарын чиште. Укучылар барлык китапханә сынауларын уңышлы гына җиңеп чыкты һәм сабын күбекләре астында күңелле дуслык паровозы оештырды. Чара Чара  «Мин җәй рәсемен ясыйм» исемле асфальтта рәсем ясау бәйгесе белән тәмамланды.
Чара барлык катнашучыларга бик күп уңай хис-кичерешләр бүләк итте. Кызлар һәм малайлар вакытларын саф һавада китаплар һәм китапханәчеләр белән күңелле һәм файдалы итеп уздырды. 

#летовТатарстане

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: