«Күңелле китап уеннары көне!» уен программасы (6+)
16
Июль 2024
Сишәмбе
16 июль көнне 13 нче санлы китапханә яшь укучыларын «Күңелле китап уеннары көне!» дигән уен программасына чакырды. Балалар «Яраткан китап битләре» әдәби викторинасында катнашты, анда аларны төрле биремнәр көтте: иллюстрацияләр буенча китапларны танырга, кроссвордны чишәргә, яраткан әкият персонажын сурәтләргә. «Әкияти карусель» уенында аларга тапкырлыклары һәм укымышлылыклары ярдәм итте, чөнки авторларның фамилияләре буенча әкиятләрне белергә кирәк иде. Уен программасы азагында катнашучылар «Боҗрага ату» уенында җитезлектә һәм үткен күзлелектә көч сынашты. |