«Россия могҗизалары» уен программасы (6+)

30 майда мәктәп яны лагере балалары өчен 16 нчы санлы китапханә хезмәткәрләре «Россия могҗизалары» дигән уен программасы үткәрде. Чарада балалар Зирәк Василиса белән бергә Россиянең тылсымлы могҗизалар дөньясына юл тотты. Уен программасы барышында анда катнашучыларга тугыз кызыклы һәм танып белү турын үтәргә туры килде. Һәр тур мавыктыргыч биремнәрдән торды, балалар илебезнең бәйрәмнәрен, ризыкларын искә төшерде, рус халык биюләре биеде, танылган россия җырлары сүзләрен искә төшерде, бөек рус рәссамнары картиналарының шифрланган өлешләрен танып белде. Балаларга «Россия киносы» туры аеруча ошады – монда алар танылган россия әкияти фильмнары трейлерларын карады һәм аларның исемнәрен искә төшерде. Зур кызыксыну белән командалар «Россия турында фактлар» турының сорауларына җавап бирде. Уенчыларга санап кителгән фактларның кайсылары дөрес, ә кайсылары ялган булуын ачыкларга кирәк булды. Чара азагында малайлар һәм кызлар бар халыклар яраткан «Матушка Земля» җырын җырлады. Жюри нәтиҗәләр ясады һәм командаларны мактау грамоталары белән бүләкләде. Уен файдалы һәм кызыклы үтте, балалар уңай тәэсирләр алды һәм илебез Россиянең иң матур һәм бай булуына, аны яратырга һәм сакларга кирәклегенә тагын бел кат инанды!

20250530_101813
20250530_105225
20250530_110331
20250530_111015
20250530_111118
20250530_112213

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: