«Кеше үз урынында»: уен программасы (12+)

Һөнәрләр дөньясы бик зур. Бүгенге көндә 50 меңнән артык һөнәр исәпләнә. Аларның кайсын сайларга, үз тормышыңны нинди эшкә багышларга – менә шундый һәркем алдына килеп басучы сорауларга багышланды 6 нчы санлы китапханәдә узган «Кеше үз урынында» дип аталган уен программасы.

Мәктәп укучыларына берничә бәйге тәкъдим ителде: «Һөнәрләр турында табышмаклар», «Тасвирлама буенча һөнәрне танып бел», «Белгеч нәрсә белән шөгыльләнә», «Кеше һәм тәэсир итү  объекты яки Климов системасы буенча һөнәрләр», «Һөнәри сүзлек», «Алфавит». Балалар танылган һөнәрләрне искә төшереп кенә калмады, ә үзләре өчен яңаларын да ачты, юмор белән шаян сорауларга җавап бирде. 

 

Поделиться: