«Сәламәт булырга телибез» уен программасы (0+)
7
Июнь 2024
Җомга
6 июнь көнне 8 нче санлы балалар китапханәсе «Сәламәт булырга телибез» дигән уен программасы уздырды. Яшь китап сөючеләр төрле станцияләр аша үтте, аларга спорт әзерлеге генә түгел, ә әдәби белемнәре дә кирәк булды. Балалар җитезлекләрен һәм көчләрен «Кем тизрәк» уенында сынап карый, «Акыл өчен күнегүләр» викторинасы сорауларына җавап биреп, зирәклекләрен тикшерә алды. «Хыялыйлар» бәйгесе дә бик күңелле узды, анда укучылар сәламәтлек символларын уйлап тапты һәм күзалдына китерде. Чара бик күңелле үтте, барысы да яхшы кәеф һәм уңай тәэсирләр алды! |