«Армия тормышы» уен программасы (12+)

23 февральдә Россиядә Ватанны саклаучылар көне билгеләп үтелә. Ватан сакчысы булу Россиядә һәрвакыт зур дәрәҗә санала. Бу көн – героик хәрбиләрнең барлык буыннарына гына түгел, ә Туган илебезнең бар ир-атларына карата хөрмәт белдерү.
Ватанны саклаучылар көне бәйрәме якынлашканда китапханә хезмәткәрләре уртанчы сыйныф укучылары өчен  «Армия тормышы» дигән уен программасы уздырды.

3ф
3ф. армейские будни (2)
3ф. армейские будни

Чараның башында катнашучылар илебезнең героик үткәненә тарихи экскурс кылды, Россия гаскәрләренең данлы җиңүләре турында белде. Шуннан соң командаларга бүленеп, балалар бәйгеләрдә, уеннарда катнашты, викторина сорауларына җавап бирде. Ике команда катнашучылар да үзләрен җитез һәм кыю итеп күрсәтте. Алар үз белем хәзинәләрен баету белән бергә, эрудицияләрен, зирәклекләрен, җитезлекләрен һәм тизлекләрен күрсәтә алды. Җанатарлар – кызлар командаларга актив булышты, егетләргә теләктәшлек белдерде. 
Нәтиҗәдә дуслык җиңде. Чара матур, җанлы үтте, һәм барлык катнашучыларга бик күп уңай хис-кичерешләр бүләк итте. Ватан сакчысы булу – ул кыю, көчле, җитез һәм гадел булу. Укучылар үзеңне армиядә хезмәт итүгә бүгеннән үк әзерли башларга кирәк булуы белән ризалашты. Спорт белән шөгыльләнү, үзеңдә батырлык, ныклык булдыру һәм, әлбәттә инде, яхшы уку!

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: