Пушкинга багышланган уен программасы (6+)

20 июль көнне 6 нчы санлы китапханә хезмәткәрләре Шишкин бульварында бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкинга багышланган әдәби уеннар уздырды. Балалар бик теләп А.С. Пушкин әкиятләре буенча төзелгән «Анда могҗизалар…» дигән әкият лотосы уйнады. Катнашучылар үзләренең җавапларын яттан белгән әкият юллары аша дәлилләде. 

Ай да Пушкин
WhatsApp Image 2022-07-20 at 17.09.30 (1)
WhatsApp Image 2022-07-20 at 17.09.38
WhatsApp Image 2022-07-20 at 17.09.34

Пушкин дөньясы бөек һәм күптөрле. А.С. Пушкин әкиятләрендәге предметлар тәкъдим ителгән «Монда кем булган һәм нәрсәсен оныткан» исемле уен программасы безгә барлык пушкин геройларын искә төшерергә ярдәм итте. Бу җеп йомгагы да, ук та, бау да, челтәр дә, алма да… Балалар актив рәвештә әлеге предметлар булган әкиятләрне таныды. 

Программаның иң кызыклы төп өлеше Интеллект-шоу булгандыр, ул катыргыдан ясалган «Шагыйрьнең яраткан алма пирогы» формасында узды, пирогның һәр кисәге – ул сорау, табышмак, предмет. Ул аеруча балаларга ошады, алар зур кызыксыну белән пирог кисәкләрен ачты. 

Уеннар, викториналар, бөек шагыйрьнең яраткан шигырьләрен уку аның кабатланмас талантына гимн булып яңгырады, халык мәхәббәтен күрсәтте!

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: