«Безнең ишегалдында» уен программасы (0+)

24 нче санлы китапханә «Безнең ишегалдында» уен программасы белән Ишегалды көне бәйрәменә кушылды.
Чараның программасы бай һәм күптөрле булды. Бәйрәм кунаклары рус һәм татар телендәге басмалардан торган матур китап күргәзмәсе аша әдәбият дөньясы белән яхшырак таныша алды. Туган як тарихын белергә мөмкинлек бирүче туган якны өйрәнү әдәбиятына аеруча зур игътибар бирелде. 
Иң кечкенә укучылар өчен китапханәчеләр үзенчәлекле сюрпризлар әзерләде: бу – интерактив катыргы китаплар, алар яшь укучыларның күңеленә хуш килде. Балалар уен программасында катнашты, татлы табышмаклар чиште һәм һава шарларын матур рәсемнәр  белән бизәде.

Поделиться: