«Ә безнең ишегалдында» уен программасы (0+)

1 август көнне 24 нче китапханә микрорайонда яшәүчеләр өчен «Ә безнең ишегалдында» дигән уен программасы уздырды. Катнашучылар, күңелле һәм танып белү викториналарында катнашып, тапкырлыкларын һәм белемнәрен күрсәтә  алды.  
«Гаилә әлифбасы» һәм «Әкияти гаиләләр» уеннарында балалар «Царевна-лягушка», «Три медведя», «Волк и семеро козлят», «Сестрица Алёнушка и братец Иванушка», «Гуси-лебеди» әкиятләрен искә төшерде. «Минем гаиләм» биремендә алар горурлык белән үзләренең гаиләләрен дус-тату, күңелле, ныклы, хезмәт сөючән һәм бер-берсен кайгыртучан буларак тасвирлап бирде. 

импавив
0
9
12
13
20240801_174913

Катнашучылар бик теләп «Татлы табышмаклар»ны чиште. Хәтта явып киткән көчле яңгыр да чарага комачау итә алмады: япма астында өлкәннәр һәм балалар алфавит буенча әдәби геройларны искә төшерде һәм «Сөйләшүче китаплар»ны тыңлады.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: