«Кышкы могҗизалар» уеннар мозаикасы (6+)
19 гыйнвар көнне 23 нче санлы китапханәдә «Йөрәк һәм акыл өчен балалар укуы» программасы буенча «Кышкы могҗизалар» дигән уеннар мозаикасы узды. Уен өлешендә балалар азарт белән кышкы табышмаклар, ребуслар чиште, «Бу нинди җәнлек?», «Кошлар ашханәсе», «ӘЙЕ» һәм «ЮК» уеннарында катнашты, А. Бартоның «Снегирь» шигыре буенча төшерелгән мультфильмны карады. Чара азагында Кыш Бабай рәсемен ясауда үз осталыкларын күрсәттеләр.
|