«Сәламәтлек тәртиптә – рәхмәт зарядкага!» уенлы китапханә гимнастикасы (0+)  

6 апрельдә Бөтендөнья физик активлык көне бәйрәм ителә. Бу көннең шигаре: «Һәркөнне 30 минут физик активлык!».

10ф. Игровая библио-гимнастика «Здоровье в порядке – спасибо зарядке!» . Участники мероприятия.
10ф. Игровая библио-гимнастика «Здоровье в порядке – спасибо зарядке!» . Участники мероприятия
10ф. Игровая библио-гимнастика «Здоровье в порядке – спасибо зарядке!» . Эстафета «Гусеница»
10ф. Игровая библио-гимнастика «Здоровье в порядке – спасибо зарядке!». Делаем зарядку
10ф. Игровая библио-гимнастика «Здоровье в порядке – спасибо зарядке!». Отвечаем на вопросы викторины «Мешочек здоровья»
10ф. Игровая библио-гимнастика «Здоровье в порядке – спасибо зарядке!». Физкультура
3 һәм 4 апрельдә 10 нчы санлы китапханә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Сәламәтлек тәртиптә – рәхмәт зарядкага!» дигән уенлы китапханә гимнастикасы уздырды, ул дәртле көй астында күңелле зарядкадан башланды. Балалар, күңелләре күтәрелеп, сәламәтлек, дөрес туклану, файдалы гадәтләр, көн режимы дөньясына кереп чумды. Шуннан соң алар «Тартабыз-тартып чыгарабыз», «Файдалы-зыянлы» бәйгеләрендә; «Күбәләк корты» эстафетасында актив катнашты; «Сәламәтлек капчыгы» викторинасы сорауларына җавап бирде, гигиена буенча «Мойдодыр табышмаклары»н чиште.
Чара азагында физкультура һәм спорт турында китаплар күргәзмәсе белән танышты.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: