«Милли бизәкләр белән танышу» уен-дәрес (0+)

Һәр халыкның үз гореф-гадәтләре, йолалары һәм, иң мөһиме, милли киеме бар. Киемне башкалардан аерып торучы элементлар – бизәнгечләр һәм милли бизәкләр. 
17 нче санлы китапханәдә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Милли бизәкләр белән танышу» уен-дәресе узды. Чарада балалар чәчәкле, геометрик, зооморфлы татар милли бизәге белән танышты, аларның охшаш һәм аермалы яклары, кайда һәм нинди әйберләрдә аларның кулланыла алуы турында белде.

выгова
17ф. тат. узоры
17ф. тат. узоры1
17ф. тат. узоры2
17ф. тат. узоры3
17ф. тат. узоры4
17ф. тат.узоры

Белемнәр алып, нәниләр зур кызыксыну һәм фантазия белән танылган татар милли бизәкле читекләр ясады, һәрберсенең үз кабатланмас милли кием элементы килеп чыкты.  
Күңелле һәм файдалы дәрес татар халык сәнгате буенча «Халкымның күңел бизәкләре» дигән китап күргәзмәсе белән үрелеп барды. Тәкъдим ителгән китапларда балалар тире мозаикасында, чигүдә, ювелир сәнгатендә, керамикада кулланылган милли бизәкләрне тапты. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: