«Кышкы китап манарасы»: уен-викторина (0+)

Яңа ел якынлашкан көннәрдә 16 нчы санлы китапханә хезмәткәрләре балалар бакчасы балалары өчен «Кышкы китап манарасы» дигән яңа ел уен-викторинасы үткәрде.

Зимняя башня
20211228_113100
20211228_105604
20211228_112717
IMG-20211228-WA0000
IMG-20211228-WA0001
IMG-20211228-WA0005

Китап Патшабикәсе балаларны үзенең кышкы китап манарасында каршы алды һәм Яңа елны бәйрәм итү гореф-гадәте, яңа ел чыршысының барлыкка килү тарихы, һәм әлбәттә, бүләкләр өләшүче Кыш Бабай, шулай ук аның башка илләрдәге хезмәттәшләре турында сөйләде. Шуннан соң ул үзенең ярдәмчеләрен – китап кыстыргычларын чакырды, алар күңелле һәм мавыктыргыч итеп «Яңа ел табышмаклары», «Чыршылар төрле була», «Әкияттә кунакта» һ.б. уен һәм бәйгеләр уздырды, ә балалар барысы да актив катнашты. «Тылсымлы кар бөртекләре» уены исә балаларга аеруча ошады, анда хәрефләр язылган кар бөртекләрен эзләде һәм алардан «КИТАП» сүзен төзеде. Презентация ярдәмендә нәни китап сөючеләр Россиянең Кыш бабаенда кунак була алды.

Бәйрәм азагында тылсымлы сандыктан һәрберсе призлар алды һәм кышкы китап манарасы янында фотога төште. Катнашучылар әлеге чарадан яңа ел кәефе алып кайтып китте. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: