«Сәламәт тормыш рәвеше» уен-викторина (6+)

29 октябрь көнне 8 нче санлы балалар китапханәсендә яшь укучылар өчен «Сәламәт тормыш рәвеше» дигән уен-викторина узды.
Чара барышында балаларга сәламәт тормыш рәвеше алып бару, көн режимын үтәү буенча файдалы һәм гамәли киңәшләр бирелде. Балалар ничек дөрес тукланырга, шәхси гигенаны үтәргә, физик активлык алып барырга кирәклеген искә төшерде. Балалар гигиена әйберләре турында табышмаклар чиште, чисталык турында мәкаль һәм әйтемнәр әйтте, бик теләп физик күнегүләр ясады. 

апорчао
(1)IMG_2385
(2)IMG_2384
(3)IMG_2432
(4)IMG_2398
(5)IMG_2426
]

Яшь китап сөючеләр «Кеше гәүдәсе төзелеше» дигән танып белү балалар китаплары сериясе белән танышты. Аларда мавыктыргыч формада кеше организмы, анда баручы процесслар турында сөйләнә, шулай ук чирләмәс өчен үз-үзеңне ничек кайгыртырга кирәклеге турында киңәшләр бирелә. 
Тематик китап күргәзмәсе дә игътибарсыз калмады, анда сәламәт яшәү рәвеше буенча укырга тәкъдим ителүче әдәбият урнаштырылган иде, балалар үзләренә ошаган китапларны сайлап ала алды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: