«Әкият ишек шакый» уен-викторинасы (6+)

7 июнь көнне бәйрәм ителүче Халыкара әкиятләр көнен ничек кызыклы итеп билгеләп үтәргә соң? Сүз уңаеннан, Александр Сергеевич Пушкин рус теленең үзлекләрен күрер өчен, әкиятләр укырга киңәш иткән. Ә Альберт Энштейн: «Әгәр балаларыгыз акыллы булып үсүен телисез икән, аларга әкиятләр укыгыз» дигән.

13 ф. Игра викторина Сказка в дверь стучится 3
13 ф. Игра-викторина Сказка в дверь стучится 1
13 ф. Игра-викторина Сказка в дверь стучится 2

13 нче санлы китапханә хезмәткәрләре әкиятләр көнен 5 июньдә бәйрәм итә башлады һәм балаларга «Әкият героен таны», «Бу әйбер кемнеке», «Бу нинди әкият», «Буталчык әкиятләр» бәйгеләрендә катнашырга тәкъдим итте. Бәйгеләрдә катнашып, балалар бик күп хис-кичерешләр алды. Китапханәгә оныклары белән килгән бабай да уенга кушылды һәм дөрес җавапларны табарга булышты. 
Әкиятләр — гадәти булмаган һәм кызыклы дөнья гына түгел. Алар кеше шәхесе үсеше өчен әһәмиятле булган мәгънә белән тулы. Әкиятләр укыгыз! Китапханәгә килегез!

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: