«Куркынычсызлык мәктәбе» уен-викторина (0+)

Хәзерге вакытта иң мөһим бурычларның берсе – балаларның үз-үзләрен тотышында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүне тәрбияләү, үсеп килүче буынга  куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәтү һәм килеп чыгарга мөмкин булган экстремаль хәлләрне булдырмый калу. 
26 март көнне 8 нче санлы балалар китапханәсе яшь укучылар өчен «Куркынычсызлык мәктәбе» дигән уен-викторина уздырды.

патрпрырр
(1)1711095422013
(2)1711094825698
(3)1711094825764

Китапханәче балаларга суда, юлда үз-үзләрен дөрес тоту кагыйдәләре, ут һәм электр җиһазлары белән эш итү кагыйдәләре, урамда таныш булмакган кешеләр белән аралашу турында сөйләде. Тематик сәгать өчен видеопрезентация әзерләнгән иде, ул аңлаешлы итеп балаларга, үз гомерләрен һәм сәламәтлекләрен саклау өчен, төп кагыйдәләрне җиткерде, «яра», «яралану» һәм «куркынычсызлык» төшенчәләренә аңлатма бирде. 
Укучылар белән бергә һәр көнне өйдә, урамда, ялда очрарга мөмкин булган куркыныч хәлләрне карадылар. Балалар өлкәннәрнең ни өчен нәрсәне дә булса тыюы һәм аларның киңәшен тыңламасалар ни булырга мөмкин булуы турында белде. Чара азагында укучылар табышмаклар чиште һәм «Куркыныч янәшә» викторинасында катнашты.
Чара үз-үзеңне куркынычсыз тоту кагыйдәләрен үтәүнең никадәр мөһим булуын аңларга ярдәм итте, чөнки ул сәламәтлекне генә түгел, гомерне саклап калу өчен дә кирәк булырга мөмкин. 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: