«Россия – безнең уртак йортыбыз!» уен-викторинасы (6+)

11 июньдә 3 нче санлы китапханәдә Россия көне кысаларында «Россия – безнең уртак йортыбыз!» дигән уен-викторина узды. Чара барышында Туган илебез, үз илен яратучы һәм аның белән горурланучы халкыбыз турында бик күп җылы һәм ихлас сүзләр яңгырады. 
Чара Россия Федерациясе гимнын башкарудан башланды. Китапханәче балаларга бәйрәмнең тарихы, байрак, герб һәм гимн – Россия Федерациясенең рәсми смиволларының мәгънәсе турында сөйләде. Балалар «Туган илем — Россия», «Иң танылган рус кешеләре», «Рус табышмаклары» дигән күңелле бәйгеләрдә катнашты, викторина сорауларына җавап бирде.

IMG_20260609_151228_193
IMG_20260609_151251_315
IMG_20260609_151311_239

Шулай ук катнашучылар рус халык әкиятләрен, мәкальләрне искә төшерде һәм искергән гыйбарәләр һәм көнкүреш әйберләре белән табышмаклар чиште. 
Чарада күңелле атмосфера хакимлек итте! Катнашучылар азарт белән сорауларга җавап бирде, белемнәре белән уртаклашты һәм бер-берсенә ярдәм итте. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: