«Россия – безнең уртак йортыбыз!» уен викторинасы (6+)

11 июнь көнне 3 нче санлы китапханәдә Россия көне кысаларында «Россия – безнең уртак йортыбыз!» дигән уен викторина узды. Чара барышында Туган илебез, үз илен яратучы һәм аның белән горурланучы халкыбыз турында бик күп иң җылы һәм ихлас сүзләр яңгырады. 

кпнеуы5н
3ф. Игра-викторина Россия – наш единый дом! (6 ) (2)
3ф. Игра-викторина Россия – наш единый дом! (6 ) (3)
3ф. Игра-викторина Россия – наш единый дом! (6 )

Чара Россия Федерациясе гимнын башкару белән башланып китте. Китапханәче балаларга бәйрәмнең тарихы, Россия Федерациясенең рәсми символлары – байрак, герб һәм гимнның мәгънәсе турында сөйләде. Чарага килүчеләр «Минем туган илем – Россия», «Иң танылган руслар», «Рус табышмаклары» дигән күңелле бәйгеләрдә катнашты, викторина сорауларына җавап бирде. Шулай ук катнашучылар рус халык әкиятләрен, мәкальләрне искә төшерде һәм иске гыйбарәләр һәм элекке көнкүреш әйберләре белән табышмаклар чиште.

Чарада күңелле, дустанә рух хакимлек итте! Катнашучылар азарт белән сорауларга җавап бирде, белемнәре белән уртаклашты һәм бер-берсенә ярдәм итте.  

#патриотизм #история #суверенитет

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: