«Күңелле шигырьләр паровозы»: уен-викторина (0+)

30 ноябрьдә 15 нче санлы китапханә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Күңелле шигырьләр паровозы» дигән уен-викторина үткәрде. Нәни кунаклар Агния Барто, Сергей Михалков, Корней Чуковский кебек балалар шагыйрьләренең шигырьләрен искә төшерде. Аларга бу эштә «Шигырьләр табышмакларда» бәйгесе, «Игътибарлы бул» уены ярдәм итте. «Шигырь язабыз» уены һәм «Шигырьне дәвам ит» викторинасы балаларга үзләрен шагыйрь ролендә сынап карарга мөмкинлек бирде.  
Чара азагында балалар «Зимушка-зима» мульт-җырын тыңлады.
Уен-викторинада «Без сезгә шигырьләр сөйлибез» дигән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.

Поделиться: