«Армиябез геройлары»: уен-викторина (0+)

23 февраль көнне Россиядә Ватанны саклаучылар көне билгеләп үтелә. Ватанны саклау Россиядә һәрвакыт зур дәрәҗә санала, хөрмәткә лаек. Бу көнне Туган илебезнең барлык ир-атларын бәйрәм белән тәбрик итәбез. Бәйрәм якынлашканда, 21 февраль көнне 16 нчы санлы китапханә хезмәткәрләре балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Армиябез геройлары» дигән уен-викторина уздырды.

армии
20230221_094837
20230221_095629
20230221_100037
IMG-20230221-WA0070
20230221_100436
IMG-20230221-WA0081

Балаларга армия, ни өчен 23 февральнең Ватанны саклаучылар көне булуы һәм Ватанны саклаучыларның кемнәр булуы турында сөйләделәр. «Хәрби һөнәрләр» презентациясен караганнан соң, алар өчен «Хәрби табышмаклар» һәм «Капчыкта нәрсә бар?» бәйгеләре үткәрелде. Яшь китап сөючеләр зур кызыксыну белән «Максатчан көрәш» дигән хәрәкәтчән уенда катнашты, «Сорау-җавап» сорауларын да җиңел генә җиңеп чыкты. «Хәрби транспорт» видеофильм балаларга «Бар-юк» викторинасы сорауларына җавап бирергә ярдәм итте. Шулай ук нәниләр «23 февраль» пазлын җыйды, «Нәрсә артык?» дидактик уенын уйнады. Уен-викторина вакытында балалар яхшы белемнәрен, иҗади сәләтләрен, зиһенлелекләрен һәм тапкырлыкларын күрсәтте. Бу чара хәрбиләргә карата ихтирам хисе, Туган илгә мәхәббәт тәрбияли һәм патриотлык хисләрен үстерә. 

 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: