«Йолдызлар һәм галактикалар арасында» уен-викторина (6+)

Космонавтика көне бәйрәме якынлашканда 16 нчы санлы китапханә хезмәткәрләре балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен күренекле космонавтларга, космосны яулау тарихына, шулай ук Галәмнең  кызыклы фактларына багышланган «Йолдызлар һәм галактикалар арасында» дигән уен-викторина үткәрелде. Катнашучылар «Планета» һәм «Йолдыз» дигән ике командага бүленде. Чара башында китапханәче балалар белән беренче космонавт, космоста булган хайваннар, шулай ук Кояш системасы планеталары, хәзерге заман ачышлары, космоста эшләүнең авырлыклары турында әңгәмә корды. Балалар зур кызыксыну белән «Космоста беренче хайваннар» һәм «Гагаринның космоска очышы» дигән кыска вакытлы документаль фильмнарны карады. Әңгәмә барышында алынган барлык белемнәр балаларга командалар арасындагы блиц-сораштыруда кирәк булды. Яшь кунаклар бик теләп Капитан Кысла косморядкасында катнашты. Ә аннан соң балалар биремнәр башкарырга тотынды: «Төньяк – көньяк», «Ракетада урын», «авырлыксызлык», «Космик табышмаклар», «Артык сүз», «Метеоритны узып кит», «Айга бары җит». Һәр дөрес җавап өчен командалар төрле төстәге «планеталар» алды, уен-викторина аазгында аларның саны буенча җиңүчеләр ачыкланды. Малайлар һәм кызлар барлык биремнәрне уңышлы башкарып чыкты. Җиңелүчеләр булмады, барысы да космик викторина җиңүчеләр булып чыкты!

фото1
фото2
фото4
фото10
фото18
фото19

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: