«Туган ягым табигатен елның теләсә кайсы вакытында яратам» уен-викторинасы (6+)

12 нче санлы китапханә хезмәткәре 16 декабрьдә туган як табигате темасына багышланган кызыклы чара үткәрде. Китапханәче балаларга табигатьнең бер үк вакытта нәзберек тә, гайрәтле дә, билгеле булган һәм шул ук вакытта серләр, көтелмәгән хәлләр белән тулы булуы турында сөйләде. Ул тере һәм безнең мәхәббәткә җавап бирергә сәләтле, ә безнең бурыч – әлеге гаҗәеп бүләккә сакчыл мөнәсәбәттә булу, аны саклау һәм кайгырту. 

12ф1
12ф2
12ф3
12ф4
12ф5
Балалар белән мавыктыргыч экологик викторина үткәрелде, анда укучылар табышмаклар чиште, халык мәкаль-әйтемнәрен искә төшерде, табигатьнең матурлыгы турында шигырьләр укыды. Яшь китап сөючеләргә танылган язучы-натуралистлар Константин Паустовский, Борис Житков, Виталий Бианки, Михаил Пришвин, Георгий Скребицкий һ.б. ларның әсәрләренә күзәтү тәкъдим ителде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: